Казан федераль университеты (КФУ) укытучылары кабат хезмәт хакы түләнмәүгә зарлана.
Inkazan Telegram каналы язуынча, югары уку йорты аларны мәктәп укучыларын олимпиадага әзерләргә мәҗбүр итә, ләкин моның өчен түләргә теләми.
КФУның фундаменталь медицина һәм биология институты укытучылары сүзләренчә, килешүдә мәктәп укучылары өчен олимпиадага әзерлек курслары кысаларында дәресләр тәмамлангач, 10 эш көне эчендә акча түләнергә тиеш булса да, аны алты-сигез айга кадәр тоткарлыйлар.
Быел мәктәп укучылары өчен дәресләр апрель аенда ук узган, әмма укытучыларга бу эш өчен килешүләрен бары тик май ахырында гына тапшырганнар. Ә акча бүгенгә кадәр түләнмәгән. Укытучылар сүзләренчә, бу хәл ел саен кабатлана. Монда зур акчалар турында сүз бармый. Мисал өчен лаборантлар бары 2,8 мең сум алырга тиеш диелә.
"Хәзер без Олимпиада үзәге янында оештырылган лагерь белән эшлибез, ләкин бернинди килешү күргәнебез юк", дип сөйләгән укытучылар.
Алар сүзләренчә, Олимпиада үзәге мөдире түләүләрнең тоткарлануын үзенең эчке килешүләрендәге шартлар белән аклый һәм түләү календарь елы ахырына кадәр башкарыла ала дип белдерә. Ләкин бу тарафларның шартларын көйләүче рәсми докуметларга каршы килә.
"Хезмәт күрсәтү килешүләре безнең белән физик зат буларак төзелә. Университетның үзе белән килешү мөгаен юктыр. Һәм бездә ректор бу хәлләр турында белмәскә дә мөмкин дигән хис бар. Барысы да ниндидер яшерен килешүләр нигезендә алып барыла кебек", дип зарланган укытучылар.
Шул ук вакытта КФУ ректоры Ленар Сафинның айлык хезмәт хакы 715 мең сум. Бу хакта быел май аенда чыккан Русия фән һәм югары белем бирү министрлыгының хисабыннан билгеле булды.
Ә студентлар урын җирләрен алмаштыру өчен акчаны үз кесәләреннән түләргә тиеш. Бу- 355 сум.
- КФУ мәктәп укучылары өчен олимпиадага әзерлек курслары үткәрә. КФУның Кече университеты кысаларында 5-11 сыйныф укучылары өчен татар теле, химия, физика, математика, урыс теле һәм чит телләр дәресләре оештырыла.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум