Түрәләр Башкортстан мәктәпләрендә украин теле бүтән ни өчен укытылмаячагын "дөньядагы геосәяси вазгыятьнең үзгәрүе" белән аңлата. Бу хакта Русия мәгариф министрлыгының боерыгына аңлатма язуында әйтелгән.
Министрлык белешмәләренчә, узган уку елында Украинаның Русия баскынлыгындагы төбәкләрендә: Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә украин теле ана теле буларак мәҗбүри укытылган. Шулай ук әти-әниләрнең гаризалары нигезендә украин телен аннексияләнгән Кырымда, баскынлыктагы Донецки һәм Луһански өлкәләрендә, Башкортстанда укыткан булганнар.
- 2017 елның 20 июлендә Йошкар-Олада Русия президенты Владимир Путин урыс булмаган халыкларның телләрен мәктәпләрдә мотлак укытуны туктатырга кушты. Шуннан соң Татарстанда һәм башка милли республикалар мәктәпләрендә прокуратура тикшерүләре башланды — урыс булмаган халыклар үз телләрен балаларына мәктәптә шыпырт кына өйрәтеп ятмыймы, янәсе. Республикаларның дәүләт телләре статусы юк дәрәҗәсенә калды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум