Сишәмбе көнне Татарстанда төшкә кадәр дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Кайбер кешеләр инде бер сәгать тирәсе мобил интернет начар эшли дип зарланды.
Төштән соң сәгать дүрт тулып киткәч "Ковер" планы игълан ителде. Казан һәм Бигеш һава аланнары вакытлыча ябылды. Алар очкычларны кабул итми һәм җибәрми башлады. Һава аланнары ябылып тору сәбәпле, очышлар җәдвәленә үзгәрешләр кертелде. Кайбер очкычларны соңракка күчерделәр, Мәскәүгә ике очкыч бөтенләй очмады.
Кичкә таба социаль челтәрләрдә Казанның Авиатөзелеш районында шартлау тавышлары ишетелүе турында яза башладылар. Шулай ук һавада дроннар бәреп төшерү видеолары чыкты, кара төтен күренде. Дрон кыйпылчыкларының җиргә төшүе турында хәбәрләр таралды. "Вечерняя Казань" кыйпылчыкларның берсе торак комплекса төшүен хәбәр итте. Комментарийларда кулланучылар бу "Ричмонд" комплексы булган дип яздылар.
Соңрак Татарстан президенты матбугат хезмәте республикада 4 дрон бәреп төшерелде дип хәбәр итте. Зыян күрүчеләр юк диелде.
Ләкин социаль челтәрләрдә шартлаган тавышлар ишетелүе дәвам итә дигән язулар чыкты. Бу юлы инде аларны Яшел Үзән, Югары Ослан районнарында ишеткәннәр. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һөҗүмнән саклану системы эшләвен әйтте.
"22.16 сәгатьтә ПВО системанары эшли башлады. Тынычлык сакларга чакырам. Барлык кирәкле көчләр тулы әзерлектә. Барысы да контрольдә", дип язды ул.
Район башлыгы җирле халыктан дроннар төшкән урыннарны, шулай ук ПВО эшләүне һәм хәрбиләрне төшереп таратмаска чакырды.
Соңрак Яшел Үзәндә бишенче дронны бәреп төшерүләрен хәбәр иттеләр.
Татарстанга дроннар гадәттә Алабуга яки Түбән Камага һөҗүм итә Чөнки "Алабуга" махсус икътисад зонасында дроннар җыю ширкәте урнашкан. Бу Татарстанны украин һөҗүмнәре өчен әһәмиятле бер максатка әйләндерә.
Элегрәк хәрби-хокук тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Александр Мусиенко Татарстандагы "Шахед" дроннары җитештерүче заводлар Украинаның кораллы көчләре өчен һөҗүм һәдәфе булып тора дип белдергәниде.
"Бөтенесе дә халыкара хокук нормаларына ярашлы. Украинаның хәрби объектларга һөҗүм итеп, саклану хокукы бар", диде ул "Настоящее время" телеканалына.
Соңгы тапкыр Алабугада дроннар 15 июньдә һөҗүм итте. Нәтиҗәдә ике кеше һәлак булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум