Сишәмбе көнне Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы иртәнге 11:08дә игълан ителде. Кайбер кешеләр мобил интернетның начар эшләвенә зарланды.
Төштән соң, сәгать дүрт тулып киткәч, республикада "Ковер" планы кертелде. Казан һәм Бигеш һава аланнары вакытлыча ябылды. Алар очкычларны кабул итми һәм җибәрми башлады. Һава аланнары ябылып тору сәбәпле, очышлар җәдвәленә үзгәрешләр кертелде. Күпчелек очышлар соңракка күчерделәр, Мәскәүгә ике очкыч бөтенләй очмады.
Кичкә таба социаль челтәрләрдә Казанның Авиатөзелеш районында шартлау тавышлары ишетелүе турында яза башладылар. Шулай ук һавада дроннар бәреп төшерү видеолары чыкты, кара төтен күренде. Дрон кыйпылчыкларының җиргә төшүе турында хәбәрләр таралды. "Вечерняя Казань" кыйпылчыкларның берсе торак комплекса төшүен хәбәр итте. Комментарийларда кулланучылар бу "Ричмонд" комплексы булган дип яздылар.
Соңрак Татарстан президенты матбугат хезмәте республикада 4 дрон бәреп төшерелде дип хәбәр итте. Зыян күрүчеләр юк диелде.
БУ ТЕМАГА: Алабугага "Очучы төлке" һөҗүм иткән: узган елның апрелендә дә шул ук очкыч җибәрелгән идеЛәкин социаль челтәрләрдә шартлаган тавышлар ишетелүе дәвам итә дип язучылар булды. Бу юлы инде аларны Яшел Үзән, Югары Ослан районнарында ишеткәннәр. Соңрак Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев төбәктә һөҗүмнән саклану системы эшләвен әйтте.
"22.16 сәгатьтә ПВО системанары эшли башлады. Тыныч булырга чакырам. Барлык кирәкле көчләр тулы әзерлектә. Барысы да контрольдә", дип язды ул.
Район башлыгы җирле халыктан дроннар төшкән урыннарны, шулай ук ПВО эшләүне һәм хәрбиләрне фото-видеоларга төшереп таратмаска чакырды.
Соңрак Яшел Үзәндә бишенче дронны бәреп төшерүләре билгеле булды. Һәрхәлдә, рәсмиләр шулай дип белдерде.
Һава аланнары 25 июнь көнне 1:10 сәгатьтә ачылды. Тулысынча чикләүләр сәгать иртәнге 5:15тә алынды.
БУ ТЕМАГА: Әсгать Сәфәров Казанга һөҗүм иткән дроннарның видеосын элгән медиаларны "дошманнарга ярдәм итүчеләр" дип атадыТатарстанга дроннар, гадәттә, Алабуга яки Түбән Камага һөҗүм итә. "Алабуга" махсус икътисад зонасында дроннар җыю ширкәте урнашкан. Бу Татарстанны украин һөҗүмнәре өчен әһәмиятле бер һәдәф итә.
Элегрәк хәрби-хокук тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Александр Мусиенко Татарстандагы "Шахед" дроннары җитештерүче корылмалар Украинаның кораллы көчләре өчен һөҗүм һәдәфе булып тора дип белдергән иде.
"Бөтенесе дә халыкара хокук нормаларына ярашлы. Украинаның хәрби объектларга һөҗүм итеп, саклану хокукы бар", диде ул "Настоящее время" телеканалына.
Соңгы тапкыр Алабугада дроннар 15 июньдә һөҗүм итте. Нәтиҗәдә ике кеше һәлак булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!