Иран белән Израил арасында утны туктату килешүе үз көченә керде. Бу хакта 24 июнь иртәсендә АКШ президенты Доналд Трамп хәбәр итте. "Зинһар аны бозмагыз" дип өстәде ул.
Моңа кадәр Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу ут ачуны туктату белән килешүен белдерде. Аның сүзләренчә, Израил 13 июньдә Иранга каршы башлаган хәрби чара барышында үзенең барлык максатларына ирешкән. Ул "саклану өлкәсендә күрсәткән ярдәмнәре һәм Иран тарафыннан булган атом янауларын юк итүдә катнашулары" өчен АКШка һәм шәхсән Трампка рәхмәт белдерде.
Иран хакимияте ут ачуны туктату килешүе белән шулай ук ризалашты.
Трамп ут ачуны туктату тәртибе көченә керүен 24 июнь төнендә - Иранның Катардагы АКШ хәрби ныгытмаларына ракет һөҗүме ясаганнан соң берничә сәгать узгач игълан итте. Ни Иран, ни Израил Трампның бу белдерүенә кадәр һөҗүмнәрне туктату турында хәбәр итмәде. Әмма Трамп күрсәткән вакытта утны туктату тәртибе гамәлгә керде, дип хәбәр ителә.
Төнлә тарафлар бер-берсенә ракет һөҗүме ясады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!