ФСБ: Түбән Камада теракт әзерләүдә шикләнелүче ир тоткарланган

Иллюстратив фото

Аны тоткарлау видеосы да чыкты.

Түбән Камада теракт әзерләүдә шикләнелүче бер кеше тоткарланган.

Бу хакта Татарстандагы Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) шулай дип белдерә. Хәтта идәнгә йөзтүбән яткырган кешенең кулларына богау салулары турында видео да чыгарды. "Еду в Татарстан" телеграм каналындагы видеода бер ир кеше Түбән Кама җирлегендә шартлаткыч куярга җыенуын сөйли.

ФСБ хәбәренә күрә, әлеге ир кеше нефтехимия комплексы җирлегендә террор гамәле кылырга җыенган. Украина махсус хезмәтләре булдырган планга күрә, ул яшерелгән урыннан шартлаткыч алып аны ширкәткә алып керергә, ә шартлагач илдән китәргә тиеш булган. Әмма ФСБ хезмәткәрләре кулдан эшләнгән шартлаткач элементларын тапкан, диелә.

  • Әле узган җомгада гына Телеграм каналлар Казанда Ми-17 боралагы астында сумкада яшерелгән бомба табылган дип язып чыкты.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!