Accessibility links

Кайнар хәбәр

1987 елның җәендә Мәскәүдә кырымтатарларның иң зур каршылык чаралары уза. Әлеге вакыйгалар – фотоларда

1987 елның 20 июнендә кырымтатар милли хәрәкәте вәкилләре Мәскәүгә килә башлый.

Алар Үзәк Комитетка нахакка гаепләнеп, сөргенгә дучар ителгән тулы бер халыкның Ватаннарына кайтырга рөхсәт итүне таләп иткән мөрәҗәгатьләр, хатлар алып килә. Бу хатларны дистә меңләгән кешеләр имзалый. Хатларны зур тартмаларга тутырып, бер-берартлы, кырымтатарлардан торган делегацияләр Мәскәүгә ташый, югарыда утырган түрәләр белән очрашуны таләп итә. Әмма ерак чакрымнарны узучыларга Мәскәүнең җавабы бер генә — "Сезнең мәсьәләгез карала". Берни вәгъдә итмәгән, коры, шаблон җаваплар.

Хат язып ташулар кырымтатарларның протест чараларына әйләнеп китә. Кызыл мәйдандагы протест чараларында — башта 100, аннары 200 кеше катнаша. Иң күләмлесендә меңгә якын кырымтатар Кызыл мәйданга килә, алар 26 сәгать дәвамында каршылык чарасы уздыра. Бу Советлар берлегендә иң зур һәм дәвамлы протест чарасы була.



дәвам

XS
SM
MD
LG